Бүгеннән Түбән Кама мөхтәсибәте һава шартлары бозылу һәм кар күп яву сәбәпле туктап калырга мәҗбүр булган йөк машиналары йөртүчеләренә кайнар ризык тарату акциясен башлап җибәрде. Беренче чара Кама аланы бистәсе янәшәсендә мәхәллә һәм мөхтәсибәт тырышлыгы белән узды. Биредә бер-ике тәүлек дәвамында йөк машиналарын юл читендә калдыручы йөртүчеләр дә бар. Аларның һәммәсенә район имам-мөхтәсибе урынбасары Габделхәким хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә волонтёрлар ланч-бокс таратты. Кайнар ризыкны 50-гә якын фура йөртүче алды. Биредә трассада туктап калырга мәҗбүр булган машиналар саны артып тора. Алдагы көннәрдә метеорологик һава шартларын исәпкә алып Түбән Кама районының машина йөртүчеләр өчен авыр участокларында акцияне дәвам итү көтелә. Район мәхәлләләре юлчыларга су, ризык һәм озак сакланучы азык-төлек белән ярдәм күрсәтә.
Түбән Кама мөхтәсибәте Кама аланы мәхәлләсе олы юлда туктап калган йөк машинасы йөртүчеләренә кайнар ризык тарата
20 гыйнвар 2024 ел 21:33

Соңгы яңалыклар

Татарстан Мөфтие Россия ислам финанслары өлкәсендәге шәригать экспертлары белән очрашты
11 октябрь 2023 ел 18:15

Мөфти Татарстанның ислам уку йортлары мөгаллимнәренә “Мөхәммәдия”нең юбилей медален тапшырды
09 октябрь 2023 ел 13:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы