Раҗәб аеның 23нче көнендә Лениногорск шәһәрендә мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары өчен чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге чара дин кардәшләр арасында дуслыкны ныгыту, мөселманнарны берләштерү, чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Чаңгы ярышына Татарстанның Әлмәт, Мөслим, Лаеш, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Теләче һ.б. районнарыннан 30дан артык спортчы килде. Әйтергә кирәк, ярышка бары биш вакыт намаз укучы мөселманнар гына кертелде.
Татарстан мөселман чаңгычылары арасында Лаеш мөхтәсибәте төркеме беренчелекне яулады. Икенче урында теләчелеләр, өченчедә бөгелмәлеләр булды. Егетләр үзләренең шәхси мөмкинлекләрен гомуми зачетта да сынады. Лаешлылар анда да беренчелекне бирмәде.
Ике ел рәттән үткәрелгән әлеге ярыш елдан-ел колачлырак уза. Төрле төбәкләрдән килгән мөселманнар бер-берсе белән аралашып, үзара таныша, хәзрәтләрдән күркәм нәсыйхәтләр ала.
Татарстан мөселманнары арасында республикакүләм чаңгы ярышы узды
04 февраль 2024 ел 19:08

Соңгы яңалыклар

Мөфти һәм Росгвардиянең Татарстан буенча Идарәсе башлыгы үзара хезмәттәшлек буенча планнар турында фикер алыштылар
28 март 2025 ел 16:33

Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр һәм Газзәдәге дин кардәшләр өчен дога кылдылар
28 март 2025 ел 15:16

Камил хәзрәт Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты
28 март 2025 ел 10:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы