Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәһрәйн Корольлегенең юстиция министры урынбасары Иса Сами А.Алманнаи белән очрашты. Аларның әңгәмәсендә Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты. Әңгәмә чит ил кунагы башлангычы белән узды һәм килешүләргә ирешү планында нәтиҗәле үтте. Җитәкчеләр Бәһрәйнда Татарстан казыйларының квалификацион әзерлеген күтәрү мөмкинлеге турында фикер алышты. Иса Сами Алманнаи бу мәсьәләдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерде.
Мөфти Бәһрәйн Корольлегенең юстиция министры урынбасары белән очрашты
15 май 2024 ел 14:37

Соңгы яңалыклар

Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне нигезләгән Исхак хәзрәт Лотфуллинны искә алдылар
25 февраль 2022 ел 16:00

Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды
25 февраль 2022 ел 09:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы