Апанай мәдрәсәсендә Коръәнне дөрес укырга өйрәнгән 400 кешегә сертификатлар тапшырылды

28 май 2024 ел 09:09
Апанай мәдрәсәсендә Коръәнне дөрес укырга өйрәнгән 400 кешегә сертификатлар тапшырылды

Зөлкагъдә аеның 19 нчы көнендә (27 майда) Казанда Апанай мәдрәсәсендә, дистанцион рәвештә белем алып, Коръәнне дөрес укырга өйрәнүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 400 укучы катнашты. Апанай мәдрәсендә Коръәнне дөрес укырга өйрәтә торган курслар татар, рус, үзбәк һәм таҗик телләрендә оештырылган иде. Бүген исә сертификатлар татар телле шәкертләргә тапшырылды.

Әлеге тантанада шәрәфле кунаклар, Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мөгаллимәләр һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

Мәдрәсәдә дистанцион дәресләр ике ел рәттән алып барыла, ул дин кардәшләргә Коръәнне дөрес уку күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлеге бирә. Әлеге тантанага килгән кунаклар шәкертләрнең уңышларына шатлануларын белдерделәр һәм өммәткә хезмәт итүдә уңышлар теләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:23
Кояш чыга
5:30
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100