Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Гыйльми сәркатибе Каһирәдә фәтвалар буенча конференция эшендә катнаша

30 июль 2024 ел 17:19
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Гыйльми сәркатибе Каһирәдә фәтвалар буенча конференция эшендә катнаша

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Гыйльми сәркатибе, Фәтвалар буенча Евразия ислам советы рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Нургалиев Каһирәдә «Фәтвалар һәм зур тизлектә алга баручы дөньяда әхлаклылыкны формалаштыру» дип аталган IX Халыкара конференция эшендә катнаша. Әлеге чараны Каһирә шәһәрендә Мисыр Фәтвалар йорты оештырды. Фәнни җыенда катнашучылар ислам дөньясы белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикер алышты. Оештыручылар ислам галимнәренең мөһим бурычларыннан һәм вазыйфаларыннан берсе кешелек дөньясы алдында торган афәтләрне бетерү һәм өммәт бердәмлеген ныгыту буенча стратегияләр эшләү икәнлеген аерым билгеләп үтте.

Конференция мәйданчыкларында Рөстәм хәзрәт Татарстанның ислам финанслары өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул шулай ук Малайзиянең Дин эшләре министры, доктор Дато Мөхәммәд Мухтар һәм Дубайдагы фәтвалар һәм ислам эшләре департаменты директоры, AAIOFI шәригать советы әгъзасы, доктор Әхмәд әл-Хаддад белән очрашулар үткәрде.


 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:41
Кояш чыга
4:26
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100