Мөфти Камил хәзрәт Исмәгыйль хаҗи Бердыевның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

05 август 2024 ел 23:45
Мөфти Камил хәзрәт Исмәгыйль хаҗи Бердыевның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге рәисе, Карачай-Черкас Республикасы Мөфтие Исмәгыйль хаҗи Бердыевның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты:

“Россия өммәте авыр югалтуга дучар булды: бу фани дөньядан хөрмәтле Мөфти, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге башлыгы Исмәгыйль хаҗи Бердыев китте. Ул озак еллар дәвамында хезмәт итү дәверендә Россиядә гомумкешелек һәм ислам кыйммәтләрен ныгытуга зур өлеш кертте, Ватанны чын күңелдән яратты һәм илебез халыклары арасында тынычлык һәм татулыкны саклап калу өчен көрәште.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Мин Аллаһы Тәгаләдән Исмәгыйль хаҗиның гөнаһларын кичерүен, аны мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәвен, җәннәт бакчалары белән шатландыруын сорыйм. Әмин.

إنا لله وإنا إليه راجعون

“Һичшиксез, без – Аллаһныкы һәм Аңа гына кайтачакбыз”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:41
Кояш чыга
4:26
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100