Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең дүртенче сезонын башлады

27 сентябрь 2024 ел 10:20
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең дүртенче сезонын башлады

Рабигыль-әүвәл аеның 23 нче көнендә (26 сентябрьдә) Диния Нәзарәтендә мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz» акыл уеннарының яңа сезоны ачылды. Бу сезонның беренче уенында 21 команда катнашты. Шунысы игътибарга лаек: бу сезонда уенга 4 яңа команда кушылды.  

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раундта тарих һәм әдәбиятка кагылышлы 6 сорау бирелде. Уенчылар табышмакларга һәм катлаулы интеллектуаль сорауларга җавап эзләде, мантыйк мәсьәләләрен һәм ребуслар чиште һ.б.

Беренче уен нәтиҗәләре буенча абсолют беренчелекне «Беренче команда» яулады.

2023-2024 ел сезонында «MuslimQuiz»ның 6 очрашуы: 5 төп уен һәм финал узачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак.

Киләсе акыл уены октябрьнең икенче яртысында узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы