Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 6 нчы көнендә (9 октябрь), Татарстан Мөфтие Камил хззрат Сәмигуллин «Мәрҗани» мәчетендә танылган төрек продюссеры, "Боздаг Фильм" Директорлар советы рәисе Мәхмәт Боздаг белән очрашты. Аны Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз озатып йөрде. Мөхтәрәм кунаклар реставрацияләнгән "Мәрҗани" мәчетен карады. Аннары Мөфти кунакларны "Зәңгәр" мәчет белән таныштырды. Ул аларга бай мөселман китапханәсен күрсәтте, мәчет тарихы һәм аның эшчәнлеге, мәчетне үстерү планнары турында сөйләде. Монда алар бергәләп намаз укыды.
Танылган төрек продюссеры Мәхмәт Боздаг Казан шәһәренең "Мәрҗани" һәм "Зәңгәр" мәчетләрендә булды
09 октябрь 2024 ел 15:09

Соңгы яңалыклар

Нәзарәт Россия мөфтиләренең хәер-фатихасы белән Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга кереште
12 гыйнвар 2022 ел 17:17

2021 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 300гә якын иске китап белән тулыланды
10 гыйнвар 2022 ел 11:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы