«Хозур» нәшрият йортында Мөхлисә Бубиның юбилее хөрмәтенә аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның китабы басылды

27 ноябрь 2024 ел 15:37
«Хозур» нәшрият йортында Мөхлисә Бубиның юбилее хөрмәтенә аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның китабы басылды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты мәгърифәтче һәм педагог Гобәйдулла Буби (1866-1938) тарафыннан язылган «Фәнни уку. Физика» дип аталган яңа китап бастырды. Бу басманы әзерләүдә тикшеренүчеләр Гөлфия Гайнуллина (филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты) һәм Рәмзилә Маннанова катнашты.

Әлеге хезмәт – инкыйлабка кадәр дөнья күргән басманың хәзерге татар теленә күчерелгән репринт басмасы. Китап физика буенча ярдәмлек булып тора, чөнки Гобәйдулла Буби бу предметны төрле мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә укыткан.

Китапны бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Иж-Буби авылында Мөхлисә Бубиның 155 еллыгына багышлап уздырылган фәнни конференциядә тәкъдим иттеләр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Гобәйдулла Буби – Мөхлисә Бубиның абыйсы һәм география, физика, табигать белеме, әдәп-әхлак һәм татар теле грамматикасы буенча дәреслекләр авторы буларак билгеле. Бу дәреслекләр, 1898 елдан 1917 елга кадәр чыгарылып, берничә тапкыр яңадан бастырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:53
Кояш чыга
4:32
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100