Казанның «Гаилә» мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән «Гаилә җылысы» дип аталган акция тәмамланды. Акция кысаларында мөслимәләрне сугышчыларга җылы оекбашлар бәйләргә һәм, гомумән, аларга кирәкле җылы киемнәрне җыеп-тупларга чакырдылар. Акциядә Казан һәм бөтен Татарстан халкы актив катнашты. Нәтиҗәдә «Гаилә»дә якынча 2000 пар йон оекбаш бәйләнде! Бүген мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан Республикасы Мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровка махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нәкъ менә шул кадәр җылы бүләк тапшырды. Күчтәнәчләр якын арада Диния нәзарәте делегациясе тарафыннан алгы сызыктагы сугышчыларга барып җитәчәк. Диния нәзарәте барлык гуманитар йөкләрне турыдан-туры махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга тапшыра.
"Гаилә" мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 2000 пар йон оекбаш бәйләделәр!
28 гыйнвар 2025 ел 15:09

Соңгы яңалыклар

Күренекле дин әһелләре, җитәкчеләр һәм халык Изге Болгар җыенында тәүбә кылды һәм Фәләстыйн өчен дога укыды
19 май 2024 ел 16:13

Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан тәүге тапкыр гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылды
19 май 2024 ел 16:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы