Мөфти Камил хәзрәт "Ирек" мәчетендә җомга намазы үткәрде

07 февраль 2025 ел 14:44
Мөфти Камил хәзрәт "Ирек" мәчетендә җомга намазы үткәрде

Бүген, Шәгъбан аеның 8 нче көнендә (7 февраль), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Ирек» мәчетендә җомга вәгазен укыды һәм җомга намазын үткәрде. Ул үзенең вәгазендә игътибарны Шәгъбан аеның фазыйләтләренә һәм Бәраәт кичәсенең мөһимлегенә юнәлтте.

Камил хәзрәт ислам календаре буенча ихтирамга лаек вакыйгаларның берсе булган Бәраәт кичәсе турында тәфсилләп сөйләде. Бу төн Шәгъбан аеның 14 сеннән 15 нә каршы төндә, ягъни изге Рамазан аена нәкъ 2 атна кала килә.

Мөфти Бәраәт төненең гөнаһларны ярлыкау вакыты икәнлеген ассызыклап үтте: без гамәлләребез, уй-ниятләребез, хаталарыбыз һәм гөнаһларыбыз турында уйлана алабыз. Шуңа күрә, 13 февральдә кояш баегач, моның үзенә күрә бер ярлыкау вакыты икәнлеген истә тотарга кирәк.

"Барча мөселманнарга Бәраәт кичәсен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә булып һәм безне ике дөнья бәхетенә китерәчәк ярлыкауны сорап үткәрүләрен телим. Аллаһы Тәгалә тәүбәләребезне кабул итсен һәм барыбызга да рәхимле булсын!” - дип тәмамлады Мөфти.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы