Бу көннәрдә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин — Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Согуд Гарәбстаны Корольлегендә эш сәфәрендә. Бүген төнлә Мөфти Мәккәдә Рәис белән бергә гомрә — кече хаҗ йолаларын үтәде, ә көндез Җиддәдә Ислам илләре министрлары конференциясе узачак. Моннан тыш, көн дәвамында эш сәфәре кысаларында очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр көтелә.
Мөфти Рәис белән бергә гомрә кылды
12 февраль 2025 ел 08:57

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты 2024 ел нәтиҗәләре буенча 220 компанияне сертификацияләде
17 гыйнвар 2025 ел 12:09

Мөфти Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән очрашты
16 гыйнвар 2025 ел 17:04
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы