Бәхрәйннең сөнни вакыфлары башлыгы Нәзарәт делегациясен кабул итте

19 февраль 2025 ел 14:38
Бәхрәйннең сөнни вакыфлары башлыгы Нәзарәт делегациясен кабул итте

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми секретаре Булат хәзрәт Мөбарәков һәм Халыкара бүлек җитәкчесе Исмәгыйль Гиндуллин кергән делегациясе – бу көннәрдә Бәхрәйндә эш сәфәрендә. Монда "Ислам диалогы: бер өммәт – бер язмыш" халыкара фәнни - гамәли конференциясе уза.

Нәзарәт вәкилләре конференция кысаларында очрашулар уздыра. Аларны бүген Бәхрәйннең сөнни вакыфлары башлыгы шәех Рәшид бин Мөхәммәд Фәтәис әл Хәҗри кабул итте.

Казан хәзрәтләре шәехкә Мөфти Камил хәзрәттән сәлам тапшырды һәм үзләрен кабул итүе өчен рәхмәт әйтте. Алар Нәзарәтнең киң кырлы эшчәнлеге, төп казанышлары һәм перспектив проектлары турында сөйләде. Моннан тыш, ислам мәгарифе өлкәсендә мөмкин булган юнәлешләрендә хезмәттәшлек итү һәм Нәзарәтнең аерым проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Шәехләр һәм Нәзарәт хәзрәтләре очрашу истәлеге итеп бүләкләр алмашты.

Алар шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Бәхрәйн югары шәригать суды башлыгы шәех Ибраһим әл Мүрәйхи белән очрашты

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы