Татарстанда “Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

20 февраль 2025 ел 13:00
Татарстанда “Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

9-10нчы майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Ул Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы ярдәме белән оештырыла.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Конкурс ике этапта үтәчәк: 9нчы майда – “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 10нчы майда – Урыссу гимназиясенең актлар залында төп тур.

Катнашучылар белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:

1. Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (5тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

2. Коръәннең 8 (23-30) җүзен яттан белү (10нан артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алачак.

Катнашу өчен гаризалар 2025нче елның 15нче апреленә кадәр кабул ителә. Анкетаны һәм паспортның күчермәсен түбәндәге телефон номеры буенча җибәрергә кирәк: +79061216281.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100