Игътибар! Татарстанда изге Рамазан аен үткәрү тәртипләре турында матбугат конференциясе узачак

21 февраль 2025 ел 10:49
Игътибар! Татарстанда изге Рамазан аен үткәрү тәртипләре турында матбугат конференциясе узачак

26 февральдә 10:00 сәгатьтә Диния нәзарәтендә татар һәм рус телләрендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат конференциясе узачак. Журналистлар белән очрашуда ТР Мөфтиенең беренче  урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзасы, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм мөфтиятнең Социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясаячак.

Алар голәмәләр һәм казыйларның Рамазанга кагылышлы быелгы карарларын хәбәр итәчәк һәм бу айда Татарстанда тормышка ашырылачак күпсанлы башлангычлар турында җентекләп сөйләячәк.

Аккредитацияне +7 905 026-71-38 телефоны буенча узарга мөмкин.

Матбугат конференциясен уздыру вакыты һәм урыны: 2025 елның 26 феврале, 10:00 сәгатьтә, Нәзарәтнең Актлар залында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы