Нәзарәт һәм Сбербанк Татарстан Рәисе катнашында ислам финансларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

21 февраль 2025 ел 14:45
Нәзарәт һәм Сбербанк Татарстан Рәисе катнашында ислам финансларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе кысаларында Татарстан Диния нәзарәте һәм Сбербанк арасында килешүне имзалау тантанасы булды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Сбербанк Ачык акционерлык җәмгыяте өлкән вице-президенты Олег Ганиев кул куйды. Чарада шулай ук ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка җитәкчеләр, журналистлар катнашты.

Килешү Диния нәзарәте һәм Сбербанкның Татарстанда ислам финансларын популярлаштыру, раслау һүм үстерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итүен күздә тота. Уртак проектлар гамәлгә ашырылыр һәм проблемалар буенча фикер алышу өчен мәйданчыклар эшләр дип көтелә.

Моннан тыш, яклар Килешүне хезмәттәшлек турында предметлы ниятләр белән беркетте: килешүгә кул кую белән үк, Мөфти Камил хәзрәт Олег Владимировичка Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының Сбербанктагы 5 хәләл продуктка уңай бәяләмәләрен тапшырды. Алар – “Адафа” дебет картасы, “Амана” счеты, “Мүрабәхә” ислам ипотекасы, ислам хисап-касса хезмәте (РКО), ислам факторингы. Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әлеге продуктларны, хәләл стандартларына туры китерү буенча алдан алып барылган эш нәтиҗәсендә, ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип таныды.

Диния нәзарәте, Сбербанкның финанс продуктларын эшләүдән һәм раслаудан тыш, аларны гамәлгә ашырганда күзәтчелек итәчәк (аудит алып барачак). Сбербанкның шәригать контролеры итеп Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзасы, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев билгеләнде.

Белешмә.

Татарстан Диния нәзарәте Россиядә ислам финанслары базарында әйдәп баручылардан санала. Нәзарәттә мөселманнарның этик банк хезмәтләренә булган төп ихтыяҗларын каплый торган 17 ислам финанс продукты эшләнде һәм хупланды. Алар арасында ипотека, дебет картасы, проектлы финанслау, РКО (хисап-касса хезмәте), лизинг, факторинг, эквайринг һ.б. бар. Россия буенча 14 эре финанс оешмасы бүген Татарстарн Диния нәзарәтенең шәригать күзәтчелегендә эшли. “Сбербанк” – аларның иң зурысы.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы