Мөфти Россия Федерациясенең Идел буе һәм Урал федераль округларыннан прокуратура хезмәткәрләре белән очрашты

04 март 2025 ел 14:00
Мөфти Россия Федерациясенең Идел буе һәм Урал федераль округларыннан прокуратура хезмәткәрләре белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 4 нче көнендә (4 мартта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Казан юридик институтында (филиалында) Идел буе һәм Урал федераль округларына караган 13 төбәктән килеп, һөнәри яктан яңадан әзерлек узучы һәм белемнәрен арттыручы прокурорлар, прокурор урынбасарлары, прокурорларның өлкән ярдәмчеләре һәм ярдәмчеләре белән очрашты.

Очрашуда Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чувашия Республикасы, Пермь крае, Түбән Новгород өлкәсе, Самара өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Киров өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәләреннән прокуратура хезмәткәрләре, шулай ук махсуслаштырылган прокуратуралар хезмәткәрләре катнашты.

 Россия Федерациясе Прокуратура университетының Казан юридик институтында (филиалы) Камил хәзрәт Россиядә ислам тарихы һәм татар дини мирасы, Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм аның өстенлекле эш юнәлешләре турында сөйләде. Ул ислам финансларын үстерү, экстремизмга каршы эш алып бару һәм мәгърифәтчелек мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Камил хәзрәт, гадәттәгечә, төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр темасына кагылып, Татарстанда халыкларның тату яшәү тәҗрибәсен мисалга китерде.

Бу Камил хәзрәтнең Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) укучылары белән беренче очрашуы түгел. Мөфти даими рәвештә мәгърифәтчелек проектларында катнаша, ә курсларда белем алучылар Яңа Татар бистәсендәге «Мәрҗани» тарихи мәчетенә килә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы