Мөфти Камил хәзрәт Теләче районы башлыгы һәм имамнар белән очрашты

06 март 2025 ел 16:51
Мөфти Камил хәзрәт Теләче районы башлыгы һәм имамнар белән очрашты

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле районнарында халык белән очрашуын дәвам итә. Бүген ул – Теләче районында. Монда ул Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашты. Җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк мәсьәләләр, аеруча махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләште. Камил хәзрәт мөхтәсибәт эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен район башлыгына ихлас рәхмәтен белдерде.

Аннары Мөфти Камил хәзрәт Теләче районының административ үзәгендә авыл мәчетләре имамнары белән очрашты. Әлеге чарада 29 хәзрәт, мәчет каршындагы курслар укытучылары, абыстайлар һәм мөхтәсибәт активистлары катнашты. Камил хәзрәт аларга Диния нәзарәтенең төп эш юнәлешләре һәм соңгы еллардагы казанышлары турында бәян итте. Ул шулай ук Диния нәзарәте һәм аның структур оешмалары алдындагы өстенлекле юнәлешләрне билгеләде, алар арасында кадрлар әзерләү, мәгърифәтчелек һәм дәгъвәт, вакыф институтын үстерү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү кебек юнәлешләр бар. Мөфти 2025 елның Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы дип игълан ителүен җиткерде.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында изге Рамазан аена аерым игътибар бирде. Ул шулай ук Казанда 2025 елның 19 мартында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак 13 нче Республикакүләм ифтарын уздыру турында игълан итте һәм бу мөһим чарада актив катнашырга чакырды.

Аннары Мөфти Камил хәзрәт Теләче авылында яңартыла һәм төзекләндерелә торган “Ихлас” мәчетендә булды. Төп зал ремонтланып бетте, биредә барлык намазлар укыла һәм ифтарлар оештырыла.

Фотосурәтләр: Теләче-Информ.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы