Рамазан-2025: Мөфти Камил хәзрәт Теләчедә район ифтарында булды һәм халык белән очрашты

06 март 2025 ел 20:27
Рамазан-2025: Мөфти Камил хәзрәт Теләчедә район ифтарында булды һәм халык белән очрашты

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле районнарында халык белән очрашуын дәвам итә. Изге Рамазан аенда бу очрашулар гадәттәгечә ифтар форматында оештырыла. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә кешеләре генә түгел, җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар һәм волонтерлар, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр – күпбалалы гаиләләр, өлкәннәр һәм тормышы авыр булганнар җыела.

Бүген, Рамазан аеның 6нчы көнендә (6нчы мартта), Мөфти Камил хәзрәт Теләче мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Биредә ул Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашты. Аннары Мөфти районның авыл мәчетләрендә хезмәт итүче имамнар белән очрашу үткәрде.

Мөфтинең халык белән очрашуы район башлыгы оештырган ифтар мәҗлесе алдыннан “Маяк” кафесында узды. Анда 130 кеше катнашты, алар арасында имамнар һәм район мәчетләрендә актив булган мәхәллә кешеләре дә бар иде.

Район башлыгы Айрат Фәтхуллин, барлык җыелган халыкны сәламләп, Рамазан ае белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде һәм район тормышы турында мәгълүмат биреп узды.

Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булучылар өчен, Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Белешмә өчен. Теләче мөхтәсибәтендә бүгенге көндә 29 мәчет бар, аларда тәҗрибәле имамнар һәм мөгаллимнәр эшли. Мәчетләрнең 10-15ендә мөмкинлеккә карап ифтарлар оештырыла, шулай ук районның Үзәк мәчетендә Коръән хәтем чыгалар – тәравихта Коръән тулысы белән укыла. Моннан тыш, район мәхәлләләрендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү дә оештырылган.

Фотосурәтләр: Теләче-Информ.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы