Бүген, изге җомга көнендә, Рамазан аеның 7 нче көнендә (7 мартта), Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәре һәм аңа якын булган якын-районнарындагы мохтаҗ 50 гаиләгә, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга, күпбалалы гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтте. “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында он, ярмалар, көнбагыш мае һәм сыер мае, консервалар, шикәр, токмач, шоколад, печенье, кофе, чәй һәм хөрмә салынган 50 азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары моңарчы да таратылган иде. Рамазан ае башланганнан бирле «Зәкят» фонды мохтаҗларга барлыгы 100 азык-төлек җыелмасы өләште. Быел «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында, ким дигәндә, 500 аз керемле гаиләне тәэмин итү ниятләнә.
Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:
- Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/products
- QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша
- Исәп-хисап счеты аша:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22
Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.