Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле районнарына сәфәр кылуны һәм халык белән очрашуын дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 7нче көнендә (7нче мартта), Камил хәзрәт Лениногорск мөхтәсибәтендә булып, Лениногорск муниципаль районының яңа башлыгы Марат Гыйрьфанов беән очрашты. Очрашуда шулай ук район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов катнашты. Җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк мәсьәләләр, аеруча махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләште. Камил хәзрәт мөхтәсибәт эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен район башлыгына ихлас рәхмәтен белдерде.
Аннары Мөфти Камил хәзрәт Лениногорск шәһәрендә “Ихлас” мәчетендә район имамнары белән очрашты. Җыелышта 30дан артык хәзрәт катнашты, алар Камил хәзрәт белән районда дини эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм исламны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Моннан тыш, чарага көньяк-көнчыгыш төбәге мөхтәсибләре, җирле зыялылар, мөгаллимнәр, мәчет хезмәткәрләре, солдатлар өчен гуманитар йөкләр әзерләүдә ярдәм итүче активистлар һәм волонтерлар кушылды.
Камил хәзрәт очрашуда Диния нәзарәтенең төп эш юнәлешләре һәм соңгы еллардагы казанышлары турында бәян итте. Ул шулай ук Диния нәзарәте һәм аның структур оешмалары алдындагы өстенлекле юнәлешләрне билгеләде, алар арасында кадрлар әзерләү, мәгърифәтчелек һәм дәгъвәт, вакыф институтын үстерү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү кебек юнәлешләр бар. Мөфти 2025нче елның Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы дип игълан ителүен әйтте.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында изге Рамазан аена аерым игътибар бирде. Мөфти бу изге айның һәм уразаның фазыйләтләренә, шулай ук изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән исәпсез-хисапсыз әҗер-саваплар бирелүенә басым ясады.
Мөфти Камил хәзрәт шулай ук Татарстанда төрле чаралар көтелүен әйтте һәм барлык катнашучыларны да актив катнашырга өндәде. Алар арасында 13нче Республикакүләм ифтар да бар: анда 13 000 кунак катнашыр дип көтелә. Мөфти һәммә кешене дә бу мөһим вакыйгага кушылырга чакырды.
Дин кардәшләр белән очрашу район башлыгы тарафыннан “Ихлас” мәчетендә оештырылган ифтар мәҗлесендә дәвам итте. Бу чарада районның хөрмәтле аксакаллары, эшмәкәрләре, төрле оешма җитәкчеләре катнашты. Көн саен биредә 200 кеше өчен өстәл әзерлиләр. Моннан тыш, өлкән яшьтәге һәм мәхәлләдәге авыруларга – барлыгы 50 кешегә – әзер ризык ланч-боксларга салып өләшенә. Барлык ифтарлар мәхәлләнең актив әгъзалары катнашында үткәрелә.
Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт уразаның рухи кыйммәте турында үгет-нәсыйхәтләр җиткерде, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, анда һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Белешмә өчен. Лениногорск мөхтәсибәтендә 31 мәчет бар, аларда 34 имам һәм 25 мөгаллим эшли. Каникул вакытында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрелә. Җәй көне аларга – 200 бала, ә көз һәм кыш көннәрендә 50 бала йөри. “Ихлас” мәчетендә ел саен “Гыйлем нуры” республикакүләм интеллектуаль викторина үткәрелә: чарада Татарстан мәчетләре каршында оештырылган якшәмбе курсларында белем алучылар катнаша.
Рамазан аенда “Ихлас” мәчетендә Коръән хәтем кылына – Изге китап тулысынча укып чыгыла. Районның барлык авылларында диярлек хәлдән килгәнчә ифтарлар оештырыла: алар мәчетләрдә, мәдәният йортларында яки башка җәмәгать урыннарында үткәрелә. Мәсәлән, Зәй-Каратай авылында ифтарларны көнаралаш үткәрәләр, беренче чиратта махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләрен чакыралар. Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчетендә абыстайлар, укытучылар, пенсионерлар һәм активистлар солдатлар өчен атна саен 20 кг токмач әзерли. Ир-атлар маскировка челтәрләрен үрү белән шөгыльләнә, ә балалар дару үләннәре һәм чәй тутырырга ярдәм итә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Мөфти Камил хәзрәт Рамазан ае башланганнан бирле Казан, Лаеш, Теләче, Лениногорск районнары мөселманнары белән очрашулар үткәрде.
Фотосурәтләр: Лениногорск мөхтәсибәте.