Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле районнарына сәфәр кылуны һәм халык белән очрашуын дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 8нче көнендә (8нче мартта), ул Мөслим мөхтәсибәтендә булды һәм биредә Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин белән күреште. Очрашуда шулай ук Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да катнашты.
Очрашуда җитәкчеләр иң әүвәл Мөслим авылындагы бишенче мәчет төзелеше барышы белән танышты. Мәчет төзелеше 2024нче елның көзендә башланган – нигез салу эшләре тәмамланган һәм хәзерге вакытта бина күтәрелә. Яңа мәчеткә “Ислам” исеме биреләчәк.
Аннары Мөслим авылы “Җәмигъ” мәчетендә “Вакыт комы” дип исемләнгән Мәгърифәт үзәге ачылды. Биредә интерактив музей эшли: анда имамнар һәм абыстайлар турында зур мәгълүмат урын алган.
Алга таба Мөфти Мөслим мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты: аңа мөхтәсибәтнең махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашуына багышланган махсус стенд күрсәтелде. Стендта коры паеклар, сохарилар, окоп шәмнәре, “коры душ”, китаплар һәм буклетлар тәкъдим ителде.
“Җәмигъ” мәчеттә Татарстан мөселманнары башлыгы район имамнары белән аерым очрашу үткәрде. Җыелышта 30лап хәзрәт катнашты, алар Камил хәзрәт белән районда дини эшчәнлекне тормышка ашыру һәм ислам динен үстерүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышты. Очрашуда Камил хәзрәт Нәзарәтнең соңгы еллардагы төп казанышлары һәм эш юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук изге Рамазан аеның һәм уразаның фазыйләтләренә, изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән исәпсез-хисапсыз әҗер-саваплар бирелүенә басым ясалды.
Ахшам намазын укыганнан соң, очрашуда катнашучыларның барысы да район халкы өчен оештырылган традицион ифтарда катнашу өчен янәшә урнашкан кафега җыелды. Бу чарада җитәкчеләр белән бергә хөрмәтле аксакаллар, хәзрәтләр, абыстайлар да катнашты. Көн саен биредә 200 кешегә өстәл әзерләнә. Барлык ифтарлар мәхәлләнең актив әгъзалары катнашында үткәрелә.
Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт уразаның рухи кыйммәте турында үгет-нәсыйхәтләр җиткерде, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, анда һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Белешмә өчен. Мөслим мөхтәсибәтендә 38 мәчет эшли, аларда Рамазан ае уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Хәзерге вакытта бер мәчет төзекләндерелә, шулай ук өч яңа мәчет төзелә. Якын киләчәктә Рамазан кубогына волейбол турниры оештыру, шулай ук 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар арасында рәсем бәйгесе үткәрү ниятләнә (төп бүләк велосипед булачак). Рамазан ае уңаеннан мөхтәсибәт “Нурлы Мөслим” газетасының махсус санын һәм мең данә тираж белән махсус буклет бастырып чыгарды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Мөфти Камил хәзрәт Рамазан ае башланганнан бирле Казан, Лаеш, Теләче, Лениногорск һәм Мөслим районнары мөселманнары белән очрашулар үткәрде.
Фотосурәтләр: Мөслим мөхтәсибәте.