Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан районнарында халык белән күчмә очрашуларны дәвам итә. Изге Рамазан аенда мондый очрашулар ифтар форматында оештырыла. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә кешеләре генә түгел, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр – күп балалы гаиләләр, өлкәннәр һәм тормышы авыр булганнар да килә. Бүген, Рамазан аеның 12нче көнендә (12нче мартта), Мөфти Камил хәзрәт Буа мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды.
Буада Камил хәзрәт район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов белән очрашты. Җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук мәхәлләләрнең эшчәнлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү хакында фикер алышты. Камил хәзрәт мөхтәсибәт эшчәнлегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен район башлыгына ихлас рәхмәтен җиткерде һәм аңа Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медален тапшырды.
Ифтар алдыннан Мөфти Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә район халкы һәм имамнар белән очрашу үткәрде. Әлеге очрашуда Рамазан аена зур игътибар бирелде: Мөфти вәгазь сөйләде һәм бар халыкны изге ай кысаларында Нәзарәт чараларында катнашырга чакырды.
Мөфти дин кардәшләр белән очрашуны район башлыгы оештырган ифтар мәҗлесендә дә дәвам итте. Кунаклар арасында районның барлык имамнары, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, эшмәкәрләр – барысы 100ләп кеше бар иде. Моннан тыш, әлеге чарага көньяк-көнбатыш төбәге мөхтәсибләре, зыялылар, мөгаллимнәр, мәчет хезмәткәрләре, активистлар һәм волонтерлар кушылды.
Ифтар вакытында буалылар Мөфти белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булучылар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Шунысын да әйтергә кирәк, Буада ифтар көн саен шәһәрнең ике мәчетендә: “Әбү Хәнифә” һәм “Хаҗилар” мәчетендә үткәрелә. Авыл мәчетләрендә ифтарлар көн аралаш яки мөмкинлеккә карап уздырыла.
Фотосурәтләр: Буа мөхтәсибәте.