Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты актив рәвештә халыкара хезмәттәшлекне ныгытуын дәвам итә. Әлеге хезмәттәшлек кысаларында Көньяк Африканың сертификация буенча илкүләм органы (SANHA) — Көньяк Африкада 1996 елдан бирле стандартларга туры китерү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче зур оешма белән — үзара танылу турындагы мөһим килешүгә ирешелде. SANHA сертификатлары 41 илдә танылган. Шулай итеп, Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Татарстанның хәләл товарлар җитештерүчеләренә тагын бер чит илгә экспортка чыгу өчен мөмкинлек тудырды: Хәзер Диния нәзарәте сертификаты булган товарларны Көньяк Африка Республикасына җибәрергә рөхсәт ителә.
Бу Диния нәзарәте Комитетының стандартларын чит илләрдә тануның беренче тәҗрибәсе түгел. Элегрәк Комитет Фарсы култыгы илләрендә сертификацияләү органы булган Gulf Accreditation Centre (GAC)да аккредитация узган иде.
Билгеле булганча, 2022 елда Россия һәм Көньяк Африка Республикасы арасында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек белән үзара сәүдә итү күләме 30,3% ка артып, 488,1 млн АКШ долларына җиткән. Шул ук вакытта Россия экспорты, 3,4 тапкырга артып, 98,7 млн АКШ долларын тәшкил иткән.
Моннан тыш, 2017 елда Көньяк Африка делегациясе Татарстанда ике тапкыр булды: алар сәнәгать визиты кысаларында "КамАЗ" һәм Казан вертолет заводы белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты, аннары делегация белем бирү программасы белән Иннополис университетына һәм IT-паркка килде. Моннан тыш, Россия һәм Көньяк Африка республикасы арасында визасыз режим гамәлгә куелды, бу эшлекле һәм икътисади элемтәләрне үстерүгә ярдәм итә, шул исәптән төбәкләр дәрәҗәсендә дә.