13нче Республикакүләм ифтарда “Рубин” җанатар картасын рәсмиләштерергә мөмкин булачак

14 март 2025 ел 13:03
13нче Республикакүләм ифтарда “Рубин” җанатар картасын рәсмиләштерергә мөмкин булачак

2025нче елның 19нчы мартында 13нче Республикакүләм ифтарга килгән һәркем “Рубин” футбол клубы җанатары картасын ала алачак. Аны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта карап булачак.

Җанатар картасын рәсмиләштерергә теләүчеләрне 19нчы мартта сәг.13.00-дән 17.00-гә кадәр “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Рубин” футбол клубының фирма стенды янына килергә чакырабыз. Үзең белән паспортыңны алып килергә кирәк.

Футбол клубында “Рубин”ның Татарстан муниципаль районнары белән актив хезмәттәшлек итүен һәм җанатарларның матчларга баруын оештыруларын билгеләп үттеләр. Шуңа күрә Казан һәм аңа якын урнашкан шәһәр кешеләре генә түгел, барлык татарстанлылар һәм ватандашлар чакырыла.

Белешмә өчен. Республикакүләм ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы дирекциясе көче белән оештырыла. Гадәттәгечә, Республикакүләм ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты җиткәнче бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә һәм Татарстанда –  Ватанны саклаучылар елын һәм Диния нәзарәте игълан иткән Каһарманнар елын исәпкә алып төзелгән.

Фото: “Рубин” футбол клубы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы