Сабада 650гә якын бала өчен ифтар үткәрелде

25 март 2025 ел 13:32
Сабада 650гә якын бала өчен ифтар үткәрелде

Рамазан аеның 24нче көнендә Байлар Сабасы бистәсендә урта мәктәп базасында 650гә якын ураза тотучы бала өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Зур масштаблы авыз ачтыру елдагыча район җитәкчелеге, Саба мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды. Рамазан аенда ураза тотучы яшүсмерләргә һәм яшьләргә вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. 650гә якын бала вәгазь тынлады, викторинада катнашты, намаз укыды, бергәләп авыз ачты.

Ураза тотучы яшүсмерләрне кунак итү ифтарларын киләсе елларда да дәвам итү көтелә.

Фотосурәтләр: Саба ТВ.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы