Татарстан Мөфтие Дагыстанда Республикакүләм ифтарда катнашты

26 март 2025 ел 22:03
Татарстан Мөфтие Дагыстанда Республикакүләм ифтарда катнашты

Бүген, Рамазан аеның 26нчы көнендә (26нчы мартта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда Республикакүләм ифтарда катнашты. Ул Каспийск шәһәрендә Али Алиев исемендәге Спорт сараенда узды. Мөфти белән ифтарга шулай ук “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов та килде.

Ифтар Дагыстан Республикасы Башлыгы Сергей Меликов исеменнән оештырылды.

Әлеге чарада 5000гә якын кеше катнашты.

Шәрәфле кунаклар арасында Россиянең күренекле дин әһелләре, шул исәптән Дагыстан Мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнде, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, шулай ук Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы Мөфтиләре Рәшид Брагин һәм Мөхәммәд Гамбаров бар иде.

Әлеге чара барышында 20 кешегә гомрәгә юллама алу бәхете елмайды.

“Правительство Дагестана” Telegram-каналы фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы