Казанда Ураза гаете уңаеннан "Рамазан Фест" узды

30 март 2025 ел 18:43
Казанда Ураза гаете уңаеннан "Рамазан Фест" узды

Бүген Казанда Ураза гаете уңаеннан "Рамазан Фест" узды. “Рамазан Фест” сигезенче ел рәттән инде милләтенә һәм дини карашларына бәйсез рәвештә шәһәр халкын һәм кунакларны бер мәйданга җыеп китерә. 

Быел “Рамазан Фест” шәһәркүләм гаилә фестивале берьюлы өч урында оештырылды. Татарстанның танылган артистлары чыгышлары яңгыраячак төп сәхнә Г.Камал театрының иске бинасы мәйданында урнашты. Театр янәшәсендә шулай ук фуд-корт оештырылды, ә Кабан күле буенда “Опен-маркет Хәләл” узды: милли кием-салым, бизәнү әйберләре, сувенирлар һәм тәм-томнар тәкъдим ителде, җирле осталарның кул эшләре белән танышырга һәм уникаль бүләкләр сатып алырга була иде. Каюм Насыйри урамында зур программа һәм күренешләр белән Балалар сәхнәсе эшләде, биредә алар, мәсәлән, алфавитның югалган хәрефләрен эзләп таба алды. Әлеге чарада шулай ук балалар өчен бушлай мастер-класслар үткәрелде, аниматорлар һәм ходулистлар кунакларны төрле күңел ачулар белән сөендерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы