Казанда шәкертләр арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча V Олимпиада узачак

09 апрель 2025 ел 11:21
Казанда шәкертләр арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча V Олимпиада узачак

Татарстанда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча V Республика олимпиадасы узачак. Олимпиада Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте теләктәшлегендә уздырыла.

Интеллектуаль ярышларның төп максаты – студентларны татар теленә якынайту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, сөйләм әдәбен камилләштерү.

Татар теленнән олимпиада язмача (тест формасында), аерым биремнәрне үтәп узачак. Тест фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча биремнәрне үз эченә ала һәм студентларның теоретик белем дәрәҗәсен, аларны практикада куллана белүләрен ачыклауга юнәлдерелә.

Татар әдәбиятыннан олимпиада тикшеренү эшен (кызлар өчен) яклаудан һәм телдән вәгазь сөйләүдән (егетләр өчен) гыйбарәт. Кызлар Нигезләмәдә тәкъдим ителгән темаларның берсенә тикшерү эшен алдан ук әзерләп куярга тиеш. Олимпиада вакытында алар жюри игътибарына тикшеренү эшенең төп асылын чагылдырган презентация тәкъдим итәчәкләр һәм сорауларга җавап бирәчәкләр. Эшне яклау өчен 7-10 минут вакыт бирелә. Ә егетләр 10-15 минут эчендә телдән ирекле темага алдан әзерләнгән вәгазьнең эчтәлеген сөйләргә тиеш булалар.

Татар халкы тарихы буенча олимпиада тесттан тора, чыгыш әзерләүне һәм тәкъдим ителгән темалар буенча презентацияне үз эченә ала.

Олимпиадада һәр мәдрәсәдән һәр номинация буенча бер кеше катнаша ала, ә ислам югары уку йортыннан ике кеше рөхсәт ителә.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар 3 юнәлешнең һәркайсында аерым билгеләнәчәк.

Олимпиадада катнашырга теләүчеләргә 2025нче елның 20нче апреленә кадәр исем-фамилия, әтисенең исеме, телефон номеры, электрон адрес, уку йорты, олимпиада юнәлеше һәм укытучыны күрсәтеп riitatkafedra@mail.ru почтасына гариза юлларга кирәк. Олимпиада турында тулырак – беркетелгән файлда.

Фотосурәт: Россия ислам институты матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100