Казанда хатын-кызлар арасында Бөтенроссия Коръән бәйгесе узачак

10 апрель 2025 ел 16:13
Казанда хатын-кызлар арасында Бөтенроссия Коръән бәйгесе узачак

14 апрельдә Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Ният» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фондлары ярдәмендә туташлар һәм хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» Бөтенроссия Коръән бәйгесен уздырачак. Анда Идел буе, Себер һәм Кавказ төбәкләреннән 100 дән артык кеше катнаша.

Бәйге Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръән ятлаган мөслимәләрне хуплау һәм рухи-әхакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә катнашучыларның белем һәм күнекмәләренә БИА профессоры шәех Сәиф әл-Асриның хәләл җефете, Коръән-хафизә Каукаб әл-Асри җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирәчәк.

Конкурс 4 номинациядә узачак:

- Коръәннең 29 нчы һәм 30 нчы җүзен яттан белү («Татар Хафизә» проектында катнашучылар өчен генә);

- «Һәфтияк Шәриф»;

- 8 җүзне яттан белү;

- Тулы Коръәнне яттан белү.

Матбугат чаралары вәкилләрен әлеге чараны яктыртырга чакырабыз.

Әлеге чараның вакыты һәм урыны: 14 апрельдә «Мираж» отелендә иртәнге сәгать тугызда (09:00) башлана. Аккредитация +79274166010 телефоны аша уздырыла (Илдар Таҗиев).

Фотосурәт: Россия ислам институты матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы