Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды

11 апрель 2025 ел 15:07
Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды

Бүген, Шәүвәл аеның 13нче көнендә, Казанда традицион Хәтер көне - динебез, Ватаныбыз, милләтебез хакына шәһит киткән татар каһарманнарын искә алу көне узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиятенең барлык мөхтәсибәтләреннән аксакаллар, шулай ук имамнар һәм барлык теләгән дин кардәшләр катнашты. Чара Нәзарәттә Аксакаллар шурасы утырышы белән башланды. Сәламләү сүзе белән җыелган халык алдында мөфтиятнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов чыгыш ясады, ул татар халкы тарихы һәм “Хәтер көне” турында сөйләде.

Чараның төп өлеше Казанның төзекләндерелгән “Иске таш” мәчетендә узды, биредә Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар һәм мәхәллә халкы җомга намазы укыды. Хәтер көнен үткәрү өчен “Иске таш” мәчете юкка гына сайлап алынмаган: ул Казан алынганда шәһит булып киткән кардәшләр каберлегендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән, шуңа мәчеткә “Иске таш” дип исем бирелгән.

Быел Хәтер көне мөһим вакыйга белән истә калды – җомга намазыннан соң җыелган халык “Иске таш” мәчете янәшәсендә киләчәктә “Татар халкы каһарманнары истәлегенә” дигән мемориаль стела урнаштыру урынында символик таш куюда катнашты. Бу уңайдан аксакаллар Коръән аятьләре укыды һәм татар халкының шәһит булып киткән уллары рухына дога кылды.

Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә Рамазан ае тәмамланганнан соң 13 көн узгач – Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы