Баулы шәһәренең “Гали” мәчетендә Татарстан мөфтияте Казыйлар шурасының чираттагы утырышы булып узды. Әлеге чарада Татарстан казыйлары, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге имам-мөхтәсибләре катнашты.
Утырышта халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр һәм Татарстаннан мобилизацияләнгән мөселманнар өчен гуманитар ярдәм җыю мәсьәләләре каралды. Җыелышта катнашучылар шулай ук Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында ниятләнгән эшләр хакында фикер алышты.
Аннары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җирле халык белән очрашу үткәрде: хәерле мөнәсәбәт һәм игелеклелек хакында вәгазь сөйләде. Очрашуда Баулы шәһәреннән һәм авыллардан килгән 100гә якын кеше катнашты. Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында Җәлил хәзрәт Баулы районының мәчетләрендә һәм тарихи урыннарында булды.
Фотосурәтләр: Баулы мөхтәсибәте.