Тукай мөхтәсибәтендә 2025 елның беренче кварталына йомгак ясалды

16 апрель 2025 ел 15:41
Тукай мөхтәсибәтендә 2025 елның беренче кварталына йомгак ясалды

Бүген, Шәүвәл аеның 18 нче көнендә (16 апрель), Иске Ерыклы авылының "Заһид" мәчетендә Тукай мөхтәсибәте җыелышы узды. Анда 2025 елның беренче кварталына йомгак ясалды, якын киләчәккә планнар билгеләнде.

Аерым алганда, имам-мөхтәсиб Инсаф Хәзрәт Сәүбанов Рамазан ае нәтиҗәләре турында сөйләде: районның барлык мәчетләрендә диярлек ифтар мәҗлесләре уздырылган һәм таравих намазлары укылган. «Юмарт Рамазан» акциясе кысаларында 1 млн сумлык хәйрия чаралары уздырылган.

Имамнар җыелышында шулай ук якын киләчәккә төп эш юнәлешләре билгеләнде. Мөхтәсибәт «СВОих не бросаем» проекты кысаларында хәләл тушенкалар туплый башлаган, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгы алдыннан аларны МХО зонасындагы мөселман сугышчылары өчен Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына тапшыру көтелә.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:05
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100