Бүген, 17 апрельдә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары, Оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Россиянең җаваплы министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары һәм вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында җитәкчеләр форумны оештыру һәм әзерләү, аерым алганда, кунакларның килүе, эшлекле һәм мәдәни программа, куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.