Кичен – Шәүвәл аеның 19 нчы көнендә (17 апрель) – Казанда «Татар милли киеме көне» узды. Аны оештыруның максаты – бүгенге көндә милли кием стилен саклау һәм популярлаштыру. Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР Мөслимәләр берлеге оештырган чарага бөтен Татарстаннан кул осталары, абыстайлар, татар милли киеме өлкәсендә эшләүче дизайнерлар – барлыгы 140 кеше җыелды.
Кичә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулинның Коръән укуыннан башланып китте. Аннан соң ул киемнең Коръән һәм сөннәттә килгән хөкемнәре белән таныштырды, мөслимәләргә хиҗаб киюнең мәҗбүрилеген, ягъни фарыз гамәл икәнлеген ассызыклады. Хәзрәт Аллаһның “Әл-Әгъраф” сүрәсендәге “И, Адәм балалары! Без сезгә гаурәтләрегезне каплар өчен бер кием һәм (бизәнер өчен) зиннәт иңдердек. Тәкъвалык киеме моннан (бизәкле киемнәрдән) яхшырак. Бу (киемнәрнең иңдерелүе) Аллаһның билгеләреннән, – бәлки, алар уйлап карарлар” дигән сүзләрен искә төшерде. Бу аятьтән киемнең мөселманнар өчен зиннәт булуы һәм башка кешеләргә Аллаһ турында искә төшереп торырга тиешлеге аңлашыла. Башка сүзләр белән әйткәндә, кием үзенә күрә бер дәгъват булып тора. Мөфти шулай ук хиҗабның хатын-кызлар өчен мәҗбүрилеген һәм үзенә күрә бер җиһад булуын, ягъни үзеңнең эчке дөньяңны тәрбияләү икәнлеген искәртте.
Аннан соң Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗанинең “Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли гореф, милли тел һәм милли кием” дигән популяр гыйбарәсен яңгыратты. Мөфти милли киемне саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Шулай ук кичәдә Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге башлыгы һәм ТР Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина чыгыш ясады, ул татар милли киеме традицияләре һәм заманчалык турында сөйләде.
Алга таба программа татар кием стиле дизайнерлары чыгышлары һәм традицион татар милли киеме дизайнерлары чыгышлары һәм аның заманча модага йогынтысы турында фикер алышу, шулай ук татар милли киемен үз итүче хатын-кызлар –Татарстан абыстайлары чыгышлары һәм традицион татар милли костюмнарын күрсәтү белән дәвам итте.