Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе узды

18 апрель 2025 ел 13:55
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе узды

Бүген, шәүвәл аеның 20нче көнендә (18нче апрельдә), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан шәкертләр арасында шигыр бәйгесе узды. Әлеге чара Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында үтте. Тукай шигырьләрен көндезге бүлекнең I-III курсында белем алучы 20 сәләтле шәкерт яттан сөйләде. Алар дин, милләт һәм туган як темаларына багышланган әсәрләр сайлап алган.

Жюрида күренекле иҗат әһелләре, татар зыялылары һәм сәхнә осталары бар иде: болар – танылган башкаручы һәм педагог Миңгол Галиев, шагыйрь Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары Ленар Гобәйдуллин, драматург Данил Салихов.

Бәйгене Коръән-хафиз Мөхәммәд хәзрәт Бикбаев Коръән аятьләре укып башлап җибәрде.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында әлеге чараның төп максаты үсеп килүче буында татар әдәбиятына, шигъри сүзгә һәм сәнгатькә кызыксыну уяту, шулай ук традицияләргә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын үстерү, дип ассызыклады.

Бәйге барышында шәкертләр Габдулла Тукайның дини тематикага кагылышлы шигырьләрен (“Туган тел”, “Китап”, “Васыятем”, “Таян Аллага”, “Алла гыйшкы хакына”, “Тәәссер”, “Мигъраҗ”, “Ана догасы”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Туган авыл”, “Йокы алдыннан”, “Эш”, “Бәйрәм бүген”, “Васыятем” һ. б.) сәнгатьле итеп яттан сөйләяде.

Иң яхшы чыгыш ясаучылар грамоталарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы