Бүген, Шәүвәл аеның 23 нче көнендә (21 апрельдә), Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дәүләтләрнең илчеләре белән очрашуы булды.
Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башкалар катнашты.
Җыелышның төп темасы илчеләргә Төркемнең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елдагы эшчәнлек перспективалары турында мәгълүмат бирү белән бәйле иде. Шул исәптән Стратегик караш төркеменең Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы көннәрендә - 15-16 майда узачак «Россия һәм Ислам дөньясы илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе: гомуми чакырулар һәм уртак гамәлләр» дигән утырышы хакында сөйләделәр.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.