Диния нәзарәте казые Марат хәзрәт Мәрданшин МХО алгы сызыгында солдатлар янында булды

22 апрель 2025 ел 10:42
Диния нәзарәте казые Марат хәзрәт Мәрданшин МХО алгы сызыгында солдатлар янында булды

Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин бу көннәрдә махсус хәрби операциянең алгы сызыгында хезмәт итүче солдатлар янына барды. Ул «Батыр» батальонында, 90 нчы танк дивизиясендә һәм башка хәрби частьләрдә булды. Полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев белән бергә алар сугышчыларга кече Ватаннан җылы сәлам тапшырдылар, үгет-нәсыйхәтләр бирделәр, бергәләп намазлар укыдылар, дога кылдылар, аларның сугышчан рухын күтәрделәр.

Моннан тыш, МХО зонасына сәфәре барышында Марат хәзрәт Мөфти Камил хәзрәт исеменнән, полк имамнарына һәм мөселман сугышчыларына ярдәм иткәннәре өчен, Диния нәзарәте бүләкләрен тапшырды: «Центр» гаскәрләр төркеме командующиеның хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары генерал Кулаков Кирилл Динисовичка - «ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел» медале; 90 нчы танк дивизиясе командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары подполковник Классов Газыйм Фәйзулла улына - Татарстан Мөфтиенең рәхмәт хаты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы