Мөфти Камил хәзрәт һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Мәскәүнең Бутово районында мөселман мәгърифәтчелек үзәгендә булды. Хәзрәтләр Мәскәү шәһәренең Төньяк һәм Көньяк Бутово районнары мөселманнарының «милость» җирле дини оешмасы җитәкчесе Марат хәзрәт Алимов чакыруы буенча килде. Ул узган атнада үзе дә Казанда Диния нәзарәте резиденциясендә булып китте.
Марат хәзрәт Алимов кунаклар өчен мөселман мәгърифәтчелек үзәге территориясе буйлап экскурсия үткәрде, бинаны һәм андагы шартларны, матди-техник базасын күрсәтте, мәчетләр каршындагы курслар һәм укыту семинарларын оештыру турында сөйләде.
Камил хәзрәт Марат хәзрәткә чын ислам кыйммәтләрен тарату һәм Бутовода мөселманнарга белем бирү өлкәсендәге лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, уңышлар, Аллаһның рәшхмәтендә булуын теләде, үгет-нәсыйхәт бирде, Нәзарәт ягыннан булышлык күрсәтүгә ышандырды.
Очрашу барышында хәзрәтләр шулай ук бергәләп сәламләү намазын укыды.