Быел Алабуга мөхтәсибәтендә узган Коръән укучылар конкурсында катнашучылар саны рекордлы булды: 15 яшькә кадәрге 90 ка якын бала шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә узган ярышларда катнашты. Имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сүзләренә караганда, Коръән укучылар бәйгесендә катнашучыларның саны елдан-ел арта баруы шатландыра.
Бәйгенең бәяләү кагыйдәләре үзгәрешсез калды: сүрәләрне яттан хатасыз уку, өйрәнелгән сүрәләр саны, Коръәнне оригиналда уку осталыгы исәпкә алынды. Моннан тыш, катнашучының тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирелде.
Быел бәйгегә Коръәннең бер җүзеннән күбрәк өлешен белү буенча яңа номинация кертелде. Әлеге номинациядә 6 бала катнашты, җиңүче булып 14 яшьлек Хәбибә Вәлиева танылды.
Җиңүчеләргә – дипломнар һәм акчалата бүләкләр, барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Алабуга мөхтәсибәте "Алабуга" хәйрия фондына чараны үткәрүдә булышлык күрсәткәне өчен зур рәхмәтен белдерә.