Бүген, Шәүвәл аеның 25 нче көнендә, (23 апрельдә), Балтач районының Сосна төп гомумбелем бирү мәктәбендә рухи-әхлакый тәрбия буенча “Күркәм холык – бәхет ачкычы” дип аталган республикакүләм семинар узды. Анда катнашучыларны – район укытучыларын, мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәрен, мәчет имамнарын – Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде.
Семинарда катнашучыларны әлеге уку йортының эшчәнлеге, укучыларның “Каләм” түгәрәгендә иҗат ителгән шамаилләр куелган күргәзмә, кул эшләре экспозициясе, мәктәп музее эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгына әзерлек һәм укучылар арасында патриотик тәрбия турында сөйләделәр.
Мөгаллимнәрнең “Күркәм холык – бәхет ачкычы” дигән ачык әхлак дәресе һәм «Иман берлә Коръән тулган садремә...” дип аталган сыйныфтан тыш чара шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган иде. Билгеле булганча, Балтач районы мәктәпләрендә әхлак дәресләре Нәзарәтнең баш казые, район имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычы һәм тырышлыгы белән гамәлгә куелды. Бүгенге көндә районның 20 мәктәбендә 18 әхлак укытучысы эшли.
Алга таба Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалын тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Мәдрәсәнең көндезге-читтән торып белем алу бүлеген тәмамлаган 30 белгеч урта һөнәри белем турында диплом алды.
Бүгенге чаралар кысаларында ислам динен таратуда һәм халык белән эшләүдә зур өлеш керткән затларга Нәзарәт бүләкләре тапшырылды.
Фотосурәтләр: Балтач мөхтәсибәте, baltaci.ru сайты.