Алабуга мөхтәсибәтендә мәктәп укучыларында этномәдәни традицияләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында семинар узды

24 апрель 2025 ел 09:22
Алабуга мөхтәсибәтендә мәктәп укучыларында этномәдәни традицияләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында семинар узды

Нәзарәтнең Алабуга шәһәрендәге «Ихсан» мәктәбендә «Мәктәп укучыларында рухи-әхлакый һәм патриотик кыйммәтләр формалашуга этномәдәни традицияләрнең йогынтысы» дигән төбәк семинары узды. Семинарда Казан, Ижевск, Әлмәт шәһәрләреннән, Сарман районыннан, шулай ук Алабуга районы һәм Алабуга шәһәреннән педагоглар һәм кунаклар катнашты. Семинарда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикь Мөхәммәтшин сәламләде.

Төбәк семинарының бурычлары – рухи - әхлакый һәм патриотик кыйммәтләрне ныгыту өчен белем бирү процессына этномәдәни традицияләрне кертү буенча тәкъдимнәр эшләү; милли юнәлештәге тәрбиягә инновацион процессларны эшләү һәм кертү буенча педагогларның кызыксынуын көчәйтү; рухи-әхлакый тәрбияне оештыруда яңа идеяләр эзләү һәм заманча технологияләр куллану.

Семинарда катнашучылар төрле фәннәр буенча ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда булдылар, татар телендә театральләштерелгән "Исем кушу" чарасы аша татарлардагы гаилә традицияләре белән таныштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы