Апанай мәчетенең Коръән укырга өйрәнү буенча онлайн-курсларын уңышлы тәмамлаган 500 укучыга сертификатлар тапшырылды

26 апрель 2025 ел 19:00
Апанай мәчетенең Коръән укырга өйрәнү буенча онлайн-курсларын уңышлы тәмамлаган 500 укучыга сертификатлар тапшырылды

Бүген, шәүвәл аеның 28 нче көнендә (26 апрельдә), “Казан ипподромы”ның Банкетлар залында хатын-кызлар төркемнәрендә дистанцион рәвештә Апанай мәчетенең Коръән укырга өйрәнү буенча онлайн-курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды.

Әлеге чарада күпләгән кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан мөфтиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Булат Низамов, КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Апанай мәчете имамы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, КИУның дини дисциплиналар кафедрасы доценты, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хазрат Сабиров, укытучылар һәм башкалар бар иде.

Сертификатларны Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Ульяновск  һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Урал һәм Себер төбәкләреннән килгән 500 мөселман алды. Укуларны 950 кеше тәмамлады.

Коръәнне дөрес уку курслары Апанай мәчете онлайн-курсларында татар, рус, үзбәк һәм таҗик телләрендә оештырылды. Бүгенге чарада татар телле шәкертләрне сертификатлар алды. Бу – алтынчы чыгарылыш. Ел саен онлайн-курсларны тыңлаучылар саны арта бара: беренче агымда алар 70 кеше иде.

Укучыларның яше – 16 дан 79 га кадәр. Уку барышында алар Коръән фәннәреннән тәҗвидне, тәсхихне, тәхлилне һәм мәхраҗны өйрәнде.

Дәресләрне Апанай мәчете онлайн курслары укытучылары үткәрде, аннан соң шәкертләр онлайн курслар остазлары, шулай ук КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге укытучылары алдында имтихан тотты. Курслар 9 ай дәвам итте.

Әлеге чарада кунаклар, шәкертләрнең уңышларына сөенеп, киләчәктә өммәткә хезмәт итүгә өметен белдерде. Аннары сертификатлар тапшыру тантанасы булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы