18 майда (зөлкагъдә аеның 20 нче көнендә) Болгарда, һәр елдагыча, мөселманнарның Изге Болгар җыены узачак. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла (Казан, 13-18 май).
Гадәт буенча Изге Болгар җыенының төп өлеше булып җәмәгать белән тәүбә кылу торачак: анда мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүен сорап ихлас дога укыйлар. Тирән эчтәлекле һәм эчкерсез көчле хисләргә күмдерүче бу чара меңләгән дин кардәшләрне берләштереп, алар арасында рухи бердәмлек мохитен тудыра.
“Тәүбә” Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында узачак, аны күп еллар элек башлап җибәрүче һәм оештыручы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак.
Чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөхтәсибләре һәм имамнары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнаша. Мөэминнәр Тәлгать хәзрәт белән бергә тәүбә кылачак һәм Аллаһтан ярлыкау сораячак.
Изге Болгар җыенының кульминацион чарасы Болгарның тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап дога кылачак.
Җыенда, моннан тыш, мәдәни программа, төрле интерактив һәм тематик мәйданчыклар эше каралган.
Олы рухи җыелыш - Изге Болгар җыенына рәхим итегез!
Белешмә.
Изге Болгар җыены Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанының Исламны кабул итү көне хөрмәтенә уза. Бу вакыйга Ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад илчелегенең Болгарга килүе белән бәйле һәм Идел буе халыкларында ислам тарихына нигез сала.