Бүген, шәүвәл аеның 30нчы көнендә (28нче апрельдә), Казан шәһәрендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Төбәкара уку үзәге бинасында Рафаил Дәүлиев премиясен һәм “Актив гражданлык карашы өчен” медальләрен тапшыру тантанасы узды. Премия 2023нче елда “Ярдәм” хәйрия фонды тарафыннан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дин тотучылар белән эшләү буенча җитәкчесенең элекке ярдәмчесе, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Иҗтимагый советы рәисе истәлегенә булдырылган.
Тантаналы чарада дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, республика пенитенциар ведомствосы вәкилләре, шулай ук Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
Әлеге чара барышында Рафаил Гани улы Дәүлиевның хезмәттәшләре чыгышлары яңгырады, аның тормышына багышланган видео-очерк күрсәтелде, шулай ук премия лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Иҗтимагый советы рәисе Александр Даренков Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны “Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен” III дәрәҗә медале белән бүләкләде.
Шулай ук Камил хәзрәт Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалиев кулыннан Рәхмәт хаты алды. Рәхмәт хатында пенитенциар ведомство белән уңышлы хезмәттәшлек, социаль проектларга зур өлеш кертү һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә актив ярдәм күрсәтү ассызыклап үтелә.