Бүген, зөлкагъдә аеның 2нче көнендә (30нчы апрельдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга үз проектларын тәкъдим итү, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу өчен килде.
Алар якынлашып килүче Корбан бәйрәме, хаҗга әзерлек, хезмәттәшлек итү, инвалидларга ярдәм күрсәтү һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.