Мәктәпнең 30 еллыгына “Госмания” – иман һәм белем чишмәсе” китабы басылып чыкты

02 май 2025 ел 14:58
Мәктәпнең 30 еллыгына “Госмания” – иман һәм белем чишмәсе” китабы басылып чыкты

Казанда татар һәм рус телләрендә “Госмания” – иман һәм белем чишмәсе” китабы дөнья күрде. Әлеге басма Казан шәһәре “Госмания” урта мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан басылды. Китап “Госмания” мәктәбенә нигез салучы һәм 1994-2009нчы елларда аның директоры, хәзерге вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме булып эшләүче Камил хәзрәт Вәлиуллин тарафыннан әзерләнде.

Аның хезмәтендә мөселман урта мәктәбе тарихы, ачылуының алшартлары, эшчәнлеге, шулай ук укыту-тәрбия эше турында мәгълүмат урын алган. Моннан тыш, китап сөючеләр мөгаллимнәр составы, хезмәткәрләре һәм чыгарылыш сыйныфлар һәм аларның истәлекләре белән таныша ала. Басмада күпсанлы фотосурәтләр һәм архив материаллары тупланган. Китап Татарстан Республикасы мөселман мәгариф системасының тарихы белән кызыксынучыларга юлланган.

Китапны алу өчен түбәндәге телефон буенча элемтәгә керергә мөмкин: +7 927 441-59-16.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100