“Мөхәммәдия” шәкертләре Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков белән очрашты

06 май 2025 ел 13:35
“Мөхәммәдия” шәкертләре Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков белән очрашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 8нче көнендә (6нчы майда), Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Биредә мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр катнашты. Әлеге чарада Җиңү көнен якынайткан фронт һәм тыл геройлары искә алынды.

Мөселман яшьләре белән очрашу өчен мәдрәсәгә Бөек Ватан сугышы ветераны – Буа районыннан 98 яшьлек Котдус Мөлеков (1927нче елның 10нчы маенда туган) килде. Ветеран белән очрашу күңелгә үтеп керерлек һәм истә калырлык булды: ул мөгаллимнәрне һәм шәкертләрне сәламләп, “Фатиха” сүрәсен укыды, егетләргә һәм кызларга үзенең зирәк үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, Ватанга мәхәббәте турында сөйләде.

Ул шулай ук нацистларны җиңүдә дин тотучыларның роле турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Котдус Мөлеков фронтта 1944-45нче елларда хезмәт итә, Латвия, Литва һәм Эстонияне азат итү өчен көрәшә, һәм сугыш тәмамланганнан соң тагын 5 ел хезмәт итә.

Сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларга карамастан, Котдус бабай тормыш иптәше белән сигез бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә аның 44 оныгы һәм 87 оныкчыгы бар. Ул яшьләргә ныклы гаилә кору, балаларга һәм оныкларга тиешле тәрбия бирү хакында әһәмиятле үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ветеран билгеләп үткәнчә, ул дини тәрбия ярдәмендә нәсел дәвамчыларына мөһим тормыш кыйммәтләрен тапшыра алган.

Чара барышында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган шигырьләр яңгырады, аларны шәкертләр сәнгатьле итеп сөйләде – бу шигырьләрдә Ватаныбыз өчен һәлак булган фронтовикларның, ветераннарның һәм солдатларның батырлыгы чагылыш таба.

Мәдрәсә җитәкчелеге Котдус Гариф улы Мөлековны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләде. Очрашу ахырында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның рухларына багышлап дога кылынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы