KazanForum көннәрендә Казанда хәләл ярминкә эшләячәк һәм «2030: хәләл индустрия стратегиясе» сессиясе узачак

06 май 2025 ел 16:55
KazanForum көннәрендә Казанда хәләл ярминкә эшләячәк һәм «2030: хәләл индустрия стратегиясе» сессиясе узачак

Бүген, зөлкагъдә аеның 8 нче көнендә (6 май), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «КазанФорумдагы төп сессияләр: хәләл-индустрия — игътибар үзәгендә» темасына матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников Комитетның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2025 XVI халыкара икътисади форумы кысаларындагы эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук онлайн-режимда очрашуга Халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге генераль директоры Айдар Газизов һәм «Центрхәләлнадзор» сертификацияләү органы генераль директоры Рәмис Якупов та кушылды. Спикерлар Форумның, көнүзәк проблемаларны тикшерү һәм алар буенча уртак карарлар кабул итү мәйданчыгы буларак кына түгел, ә яңа эш урыннары булдыруда, товар әйләнешен арттыруда һ. б. мөмкинлекләрен югары бәяләделәр. Алай гына түгел, ул үз чиратында үсешкә ниндидер этәргеч бирә.

Быел форум кысаларында Комитет «2030: хәләл индустрия стратегиясе» дип аталган сессия үткәрәчәк. Сессия SMIIC, GCC Accreditation Centre, SASO, SFDA, MoIAT, EIAC, JAKIM, BPJPH һәм INCO кебек оешмалардан халыкара экспертларны 2025-2030 еллар чорында хәләл индустрияне үстерү стратегияләре турында фикер алышу өчен җыячак дип көтелә. Төп игътибар сертификацияләү, Россиядәге хәләл продукцияне экспортлау һәм төп илләр белән хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләренә биреләчәк. Спикерлар Россия компанияләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак, халыкара сәүдәдә үз оешмаларының роле һәм сертификация органнарын тану механизмнары турында сөйләячәк. Чара тәҗрибә уртаклашу һәм Россияне глобаль хәләл индустрия икътисадына тирәнрәк кертергә мөмкинлек бирә торган карарлар эшләү мәйданчыгы булачак. Сессиянең модераторы Аббяс хәзрәт Шляпошников булачак. Ул журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, узган ел шундый ук сессия нәтиҗәләре буенча яңгыраган тәкъдимнәр һәм карарлар кайбер министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан хупланган.

Шулай ук «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2025 XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында гадәттәгечә Kazan Halal Market Халыкара Хәләл продукция ярминкәсе эшләячәк. Аны әзерләүдә комитет белгеч-экспертлары да катнаша: алар ярминкәдә катнашучыларның чималын һәм продукциясен тикшерә.

Аббяс хәзрәт Шляпошников, быел форумның «цифрлаштыру» темасына бәйле булуына сылтама ясап, хәләл өлкәсендәге проектлар турында сөйләп үтте. Аларга "ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хәләл комитеты" дип аталган ботны, шулай ук Комитет катнашында эшләнә торган «Хочу халяль» мәйданчыгын кертергә була.

Моннан тыш, бүген матбугат конференциясе вакытында Аббяс хәзрәт Комитетның Малайзиянең ислам үсеше департаментында (JAKIM) «Хәләл» стандарты буенча аккредитация алуы турында игълан итте. Элегрәк Комитет Фарсы култыгы илләрендә аккредитация алды; Көньяк Африка Республикасы, Оман һәм Катар Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитет сертификатын таныды, ә SMIIC Комитетка халыкара аккредитация бирде. Комитет стандартларын чит илләрдә тану Татарстан җитештерүчеләренә үз продукциясен яңа базарларга уңышлы экспортларга мөмкинлек бирәчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы