18нче майда Болгарда “Изге Болгар Җыены” узачак

12 май 2025 ел 13:31
18нче майда Болгарда “Изге Болгар Җыены” узачак

Бүген, зөлкагъдә аеның 14нче көнендә (12нче майда), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Изге Болгар Җыенына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин, Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов килгән иде.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар Җыены» тантаналы чарасы быел 18нче майда Шәһре Болгарда узачак. Ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XV халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында үтәчәк.

Матбугат конференциясендә катнашучыларны Изге Болгар җыенының төп үзенчәлекләре һәм дини программасы белән Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин таныштырды. Ул ассызыклап үткәнчә, күркәм гадәт буенча Изге Болгар җыенының төп өлеше булып җәмәгать белән тәүбә кылу торачак: анда мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүен сорап ихлас дога укыйлар. Тирән эчтәлекле һәм эчкерсез көчле хисләргә күмдерүче бу чара меңләгән дин кардәшләрне берләштереп, алар арасында рухи бердәмлек мохитен тудыра.

– “Изге Болгар Җыены” – безнең өчен тарихи гына түгел, дини дата: болгар бабаларыбыз исламны кабул иткән көн. Без елдан-ел дини яктан программаны көчәйтәбез, быел да күбрәк вәгазьләр, мөнәҗәтләр булачак, без бирегә рухи ризык алу өчен киләбез. Аллаһы Тәгалә халыкны бирегә ислам дине турында белсеннәр, Раббыбызның сүзен ишетсен, тәүбә кылсыннар өчен китерә. Программа әлеге максатларны истә тотып төзелә. Әлеге чара килгән халыкның йөрәкләрен ачып, ислам юлына басарга ярдәм итсә иде, – дип билгеләп узды Ришат Хәмидуллин.

“Тәүбә” Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында узачак, аны күп еллар элек башлап җибәрүче һәм оештыручы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак. Чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөхтәсибләре һәм имамнары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнаша. Мөэминнәр Тәлгать хәзрәт белән бергә тәүбә кылачак һәм Аллаһтан ярлыкау сораячак.

Изге Болгар җыенының кульминацион чарасы Болгарның тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап дога кылачак.

Матбугат конференциясендә Айрат Фәйзрахманов “Изге Болгар Җыены”ның мәдәни программасын тәкъдим итте. Болгар цивилизациясе музеенда күргәзмәләр планлаштырылган (иртәнге 8:00дән ачыла). Моннан тыш, биредә “Язу тарихы” интерактив мәйданчыгы булачак. Коръән музеенда “Казан басмасы”ның таралу тарихына багышланган күргәзмә, шулай ук “Кыйссаи Йосыф” китабына багышланган экспозиция эшләячәк. Барлык теләүчеләр өчен экскурсияләр, ярминкәләр, мастер-класслар һ.б. каралган.

Искәртеп үтик, “Изге Болгар Җыены” Болгарда 1989нчы елдан бирле 922нче елда Идел буе Болгарстанында дәүләт дине буларак Ислам дине кабул ителү көне һәм Болгар ханы Алмышның Ибне Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы